Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган райондашыбыз гаепләнүче эскәмиясендә
Кеше һәм закон

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган райондашыбыз гаепләнүче эскәмиясендә

2025 елның 18 декабрендә гражданин Әхмәдуллин Алгиз Фәнис улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән А. Ф. Әхмәдуллин административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу граждан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде


Нет комментариев