Яр Чаллыда тоткарланучы изоляторда антисанитария өчен ярты миллион сум таләп иткән.
Суд нинди карар кабул итте?
Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш материаллары буенча, ир-ат федераль бюджет хисабыннан 500 мең сум компенсация таләп иткән. Шулай ук ул изоляторда булган хокук бозуларны, антисанитария күренешләрен бетерүне сораган.
Тикшерү барышында санитария, гигиена, техник нормаларны бозуның бернинди очраклары да ачыкланмаган. Тоткарланучының таләпләре, гаризасы кире кагылган.
Нет комментариев