Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсына һәм әбисенә пычак белән һөҗүм итә, малай вафат. Массакүләм мәгълүмат чараларында фаҗига шимбә көнне, 2 августта, мигрантлар гаиләсендә булган дип хәбәр ителә.
Минзәләгә мигрантлар гаиләсе бер ел элек Үзбәкстаннан күченгән. Кыз кухня пычагын алып, башта абыйсына, ә аннары әбисенә һөҗүм итә.
Беренчел мәгълүмат буенча, кыз абыйсы аңа кисәтү ясаганга шундый фаҗигагә бара. 11 яшьлек кыз телефонда уйный, ә абыйсы аңа йокларга ятарга куша. Кызга абыйсының кисәтүе ошамый. Барысы да йокыга талгач, кыз пычак ала, абыйсына берничә тапкыр кадый, ә аннары әбисенә һөҗүм итә, күкрәгенә пычак батыра.
Ашыгыч ярдәм һәм полицияне гаиләнең өлкән кызы — 19 яшьлек кыз чакырткан. Аны кыз буып үтермәкче булган.
Авыр хәлдәге өлкән яшьтәге хатын-кызны район хастаханәсенә, аннары Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илтәләр.
Күпбалалы гаилә башлыгы башка төбәктә эшли, ә әниләре бу төнне эштә булган.
Нет комментариев