Ozon сайтына фишинг һөҗүме бара, мошенниклар әлеге маркетплейсның 10 еллык юбилей нисбәтеннән кулланучыларга промокод тарата башлаганнар.
Мошенниклар корбаннарын алдауның яңа ысулын уйлап тапкан, Ozon маркетплейсының туган көне хөрмәтенә 10 мең сумлык промокод җибәрәләр.
Әгәр кулланучы аферистларга ышанса һәм аларның барлык инструкцияләрен үтәсә, мошенниклар шунда ук хисап язмасын, шулай ук банк картасы мәгълүматларын һәм корбанның барлык шәхси мәгълүматларын урлый.
Бу танышларыгызны да кисәтегез, кырыкалдарларның тәмле сүзләренә ышанмагыз. Бушлай сыр- тәбедә генә!
Нет комментариев