Кеше һәм закон

Райондашларыбыз 1, 5 ел машина йөртә алмаячаклар, сәбәбе-эчкечелек

2024 елның 18 гыйнварында РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча Гражданин Гыйзетдинов Рузил Нәзир улына, 17 гыйнварда Газизов Айнур Данис улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән граждан Р. Н. Гыйзетдинов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде. 


Нет комментариев