Йорт хайваннарына җавапсыз караган хуҗаларга нәрсә яный?
Мондыйлар тиешле җәзасын алачак. Россия Президенты Владимир Путин шушы хактагы законга кул куйды. Анда хайваннарны асрау кагыйдәләрен бозган өчен түбәндәгечә штраф каралган:
— ташландык йорт хайваннары өчен 30 мең сумга кадәр;
— әгәр ул чит кешене тешләсә, 200 мең сумга хәтле;
— приютта хайваннарны асрау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 30 мең сумгача штраф.

Хайваннар белән явыз мөгамәлә иткән, ягъни авырту тудырган, ашатудан баш тарткан һәм башка таләпләрне үтәмәгән өчен хәзер 5 меңнән 100 мең сумга кадәр административ штраф салулары мөмкин. Бу кагыйдәләр приютларга, зоопаркларга һәм циркларга да кагыла.
Нет комментариев