Кеше һәм закон

Суд приставлары Тукай район судына пистолет тотып кергән ир-атны тоткарлады

Суд приставлары Тукай район судына пистолет тотып кергән ир-атны тоткарлады. Тикшерү вакытында ир-атның кесәсендә травматик MP-79-9ТМ пистолеты һәм патроннар салынган кобура тапканнар. Ир-атның коралга рөхсәт документлары булмаган.

Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир-атны тоткарлаганнар һәм алга таба тикшерү эшләре өчен полиция вәкиләренә тапшырганнар.


Нет комментариев