Республикада Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге бер начальнигы 150 мең сум ришвәт алган өчен тоткарлана. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү материаллары буенча, быел май аенда 49 яшьлек чиновник 150 мең сум акча алган. Ул эшмәкәргә алкоголь продукциясе өчен лицензияне законсыз юл белән алуны тәэмин итәчәге турында вәгъдә биргән.
Тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе, 5нче өлешенең «а» пункты буенча зур күләмдә ришвәт алу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында аңа өй сагында тору билгеләнә.
Нет комментариев