КАРА КАРЛЫГАН ҺӘМ КРЫЖОВНИК та минераль тукландыруга мохтаҗ.
- Беренче өч елда, куакларны утырткан вакытта кирәкле матдәләрне керткәнсез икән, фосфорлы һәм калийлы ашламаларны кертмәскә дә мөмкин.

- Өч елдан соң һәр куак астына якынча 10-15 килограмм органик ашлама, 80-120 грамм суперфосфат һәм 30-50 грамм хлорлы калий кертергә мөмкин.
- Сентябрь аенда җиләк бирүче куакларны суперфосфат һәм калий тозы (1 чиләк суга 1 стакан суперфосфат һәм ½ стакан калий тозы) белән сыйларга мөмкин.
Нет комментариев