Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын гаилә предприятиеләре дип тану тәртибен һәм ТР Гаилә предприятиеләре реестрын алып бару тәртибен расладылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Документтан күренгәнчә, гаилә предприятиесе дип тану өчен өч шартның берсенә туры килү кирәк:
а) гаилә әгъзалары җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең устав капиталында йә хуҗалык ширкәтенең, хуҗалык партнерлыгының җыелма капиталында суммар рәвештә 50% тан артык өлешкә яисә акционер җәмгыятьнең тавыш бирүче акцияләренең 50% тан артыграгына ия булалар һәм гаилә әгъзаларының берсе мондый юридик затның бердәнбер башкарма органы йә хуҗалык җәмгыятенең директорлар советы (күзәтчелек советы) рәисе була.;
б) җитештерү кооперативы, кулланучылар кооперативы, крестьян (фермер) хуҗалыгы (КФХ) әгъзаларының кимендә 50% ы бер гаилә әгъзаларына карый йә бер граждан КФХ төзегәндә – әлеге эш урыны төп булган хуҗалыкның кимендә бер хезмәткәре КФХ башлыгының гаилә әгъзаларына карый.;
в) шәхси эшмәкәрдә төп эш урыны буенча эшләүче хезмәткәрләрнең кимендә 50% ы аның гаилә әгъзаларына карый.
Бу контекстта гаилә әгъзалары дип ир белән хатын, әти-әниләр һәм балалар (уллыкка алучылар һәм уллыкка алынганнар), бабайлар, әбиләр һәм оныклар, туганнан туган һәм туган булмаган (әтиләре яисә әниләре уртак булган) абый-энеләр һәм апа-сеңелләр санала.
Гаилә предприятиесе итеп тану һәм танымау турында карарларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кабул итәчәк, ә мөрәҗәгать итүчегә кирәкле документларны Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фондына тапшырырга кирәк булачак. Гаилә предприятиесе статусын ел саен расларга туры киләчәк.
Нет комментариев