Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ЫСУЛЫ
Файдалы мәгълүмат

Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ЫСУЛЫ

Резеда Әхмәдуллина рецепты «Әлеге рецепт буенча күпме ясасам да, Яңа елга кадәр бетә», — ди ул.


Стерильләштерелгән банкаларның төбенә мулрак итеп яхшылап юылган кишер яфрагы, 1 л банкага 1 тырнак исәбеннән сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Шул арада тозлык әзерлибез.

1 л суга 1 аш ашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 70 г 9 процентлы уксус салабыз.

Банкалардагы суны түгеп, кайнап чыккан тозлыкны помидорлар өстенә салып, тимер капкач белән каплыйбыз. Җылы әйбер белән төреп куябыз. Эше дә ансат, тәмгә дә бик тәмле!»


Нет комментариев