Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Гаилә мәктәбе

Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында районыбызның күренекле гаиләсе булган Венера һәм Алмас Сабитовларны бүләкләделәр.



Әлеге күпбалалы гаилә "Ел гаиләсе-2022" Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, Сабитовлар диплом һәм медаль белән хөрмәтләнде.

Шулай ук балалар йортыннан кайткан сабыйларга гаилә назы, ата-ана җылысы бүләк иткән Сабитовларга өр-яңа автобус ачкычы тапшырдылар.
 


Нет комментариев