Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Роза Галимҗан кызы Прилукова белән сәүдәнең дистанцион ысулы турында сөйләштек.
— Роза Галимҗановна, бүген дистанцион сәүдә киң таралды. Кулланучылар бу ысул турында нәрсәләр белергә тиеш?
— Дистанцион сәүдә — ул товарны турыдан-туры күрмичә, аның тасвирламасы нигезендә сатып алу. Ягъни кулланучы товар белән каталоглар, буклетлар, фотосурәтләр, интернет аша гына таныша. Мондый ысул бүген бик популяр, чөнки ул уңайлы: кеше өйдән чыкмыйча гына кирәкле әйберне сайлый ала. Өстәвенә, еш кына дистанцион сәүдәдәге бәяләр гадәти кибетләрдәгегә караганда арзанрак була.
— Кулланучыларны бу өлкәдә аеруча нинди сораулар кызыксындыра?
— Иң еш бирелә торган сораулар — товарны кире кайтару кагыйдәләренә кагыла. Чөнки дистанцион сәүдә вакытында кеше товарны алдан кулына тотып карый алмый, шуңа күрә соңыннан фикере үзгәрергә мөмкин.
— Дистанцион рәвештә алынган товарны кире кайтару мөмкинме?
— Әйе, мөмкин. Закон нигезендә кулланучы товарны алганнан соң 7 көн эчендә, хәтта ул сыйфатлы булса да, кире кайтара ала. Моның өчен махсус сәбәп күрсәтү мәҗбүри түгел.
— Кире кайтару өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
— Товарның тышкы кыяфәте, куллану үзлекләре сакланган булырга тиеш. Шулай ук аны сатып алу фактын раслаучы документ булу мөһим. Әмма чек булмаган очракта да, кулланучы башка дәлилләргә — мәсәлән, шаһит күрсәтмәләренә яки интернеттагы язмаларга таяна ала.
— Барлык товарларны да кире кайтарып буламы?
— Юк, барысын да түгел. Индивидуаль заказ буенча эшләнгән товарлар кире кайтарылмый. Әйтик, конкрет кешегә махсус үлчәмнәр буенча тегелгән кием яки әзерләнгән аяк киеме.
— Акчаларны кайтару ничек башкарыла?
— Кулланучы таләп куйганнан соң, акчалар 10 көн эчендә кире кайтарылырга тиеш.
— Әгәр товар сыйфатсыз булса, кулланучы нишли ала?
— Мондый очракта кулланучы берничә таләп куярга хокуклы:
- — кимчелекләрне бушлай төзәтүне;
- — товар бәясен киметүне;
- — шундый ук товарга яки башка маркалы товарга алмаштыруны;
- — яки бөтенләй сатып алудан баш тартып, акчаны кире кайтаруны.
— Кулланучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
— Дистанцион сәүдәдән файдаланганда игътибарлы булырга кирәк: товар турында мәгълүматны җентекләп өйрәнергә, сатучының ышанычлылыгын тикшерергә һәм барлык документларны сакларга киңәш итәм. Бу очракта үз хокукларыгызны яклау күпкә җиңелрәк булачак.
Нет комментариев