Өлкән буынның кулланучылар өлкәсендә хокукый белемлелеген арттыру һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев «Актаныш ветераннар йорты»нда олкән буын вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Очрашу барышында кулланучылар сәүдә өлкәсендә тирәнтен консультация алдылар, ә нәкъ менә ваклап сатучылар арасында киң таралган хокук бозуларның берсе – товар киштәләрендәге (полкадагы) һәм касса чегындагы бәяләр аермасы турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларга белгеч РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел № 2463 санлы карары һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел № 2300-1 санлы канунының 10 маддәсе буенча расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренең 3 пункты нигезендә аңлатма бирде.
Очрашу ахырында чарада катнашучыларга рус һәм татар телләрендә кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәләр таратылды.
Нет комментариев