Шәһәрнең ике кибетендә әйләнештән куркыныч дип табылган Aloe Vera эчемлегенең 16 шешәсе алынган. Сәүдә нокталары хуҗаларына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.
Элегрәк Роспотребнадзор «Магнит» сәүдә челтәрендә дә куркыныч Aloe Vera эчемлеген сатуны тыйган иде. Мәгълүматлар буенча, әлеге продукция составында кеше сәламәтлеге өчен потенциаль куркыныч матдәләр, шул исәптән ацетон булуы ачыкланган.
Нет комментариев