«Кибеттә суыту камерасы сатып алдым, ул бер ел да хезмәт итмичә, ватылды. Ремонт ясату турында сатучыга мөрәҗәгать иттек, алып килегез, диделәр. Гарантия ремонтын үткәрү һәм кире кайтару өчен суыткычны сервис үзәгенә кем китерергә тиеш?» Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Кайнар линия»сенә бер кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте.
Белгечләр түбәндәгеләрне аңлаттылар:
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18 мәддәсенең 7 пункты нигезендә, ремонт, бәяләү, алыштыру һәм кире кайтару өчен 5 кг'нан артык авырлыктагы зур габаритлы товарны китерү сатучы көче белән гамәлгә ашырыла. Әлеге бурыч үтәлмәгән очракта, шулай ук сатучының урнашу урынында булмавы очрагында, күрсәтелгән товарларны китереп җиткерү һәм кире кайтару кулланучы тарафыннан гамәлгә ашырылырга мөмкин. Шул ук вакытта сатучы товарны китерү һәм кире кайтару белән бәйле чыгымнарны капларга тиеш. Сатучының товарны китерү һәм кире кайтару буенча тотылган чыгымнарын кире кайтару бурычы кимчелекләре булган товар сатканда гына барлыкка килә. Әгәр сервис үзәге тарафыннан җитешсезлек сезнең гаебегез белән килеп чыгуы расланса, сатучы сезгә тотылган чыгымнарны капларга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
Нет комментариев