Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районы дәүләт баш санитар табибы урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова талпанга каршы вакцинаны марта аенда ук ясатырга кирәк дип кисәтә.
— Луиза Мәхияновна, яз җитү белән талпаннар активлаша дип әйтә алабызмы?
— Әйе, яз җитү белән талпаннарның уяну вакыты башлана. Бу күбесенчә һава торышына бәйле: әгәр яз иртә килсә, талпаннар да иртәрәк активлаша.
— Кемнәргә иң беренче чиратта профилактика чараларын күрергә кирәк?
— Беренче чиратта табигатьтә эшләүчеләргә: төрле оешма-предприятиеләр хезмәткәрләренә, умартачыларга, терлекчеләргә, урман кисүчеләргә һәм урманчылыкта хезмәт куючыларга. Аларга талпан энцефалитына каршы прививканы алдан һәм үз вакытында ясату мөһим.
— Вакцинация ни өчен кирәк?
— Вакцинация организмда әлеге авыруга каршы иммунитет барлыкка китерә. Иммунитет формалашсын өчен, прививка курсы тәмамланганнан соң якынча ике атна вакыт кирәк. Вакцинация өчен иң уңайлы чор — ноябрьдән мартка кадәр.
— Районда вакцинация ничек оештырыла?
— Без куркыныч төркеменә кергән кешеләрнең исемлеген төзибез һәм аларны хастаханә белән берлектә план нигезендә прививка ясатуга җәлеп итәбез.
— Вакцинация тәртибе нинди?
— Иң яхшысы — март аенда башлау. Беренче прививкадан соң бер ай үткәч икенчесе ясала. Бер елдан соң ревакцинация үткәрелә. Аннан соң һәр 3–5 ел саен ревакцинация ясату кирәк.
— Табигатькә чыкканда нинди саклану чаралары күрергә кирәк?
— Урманга яки кырларга чыкканда ябык кием кияргә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Кайткач, үзеңне һәм якыннарыңны талпан бармы-юкмы икәнлеген белү өчен тикшерү мөһим.
— Җәмәгать урыннарында профилактика чаралары күреләме?
— Әйе, балалар ял лагерьларында, паркларда һәм халык күп ял иткән урыннарда талпаннарга каршы эшкәртүләр үткәрелә. Аннары без аларның нәтиҗәлелеген контрольдә тотабыз.
— Халыкка нинди киңәшләр бирер идегез?
— Язгы һәм җәйге чорда сәламәтлек турында алдан кайгыртырга, вакцинация узарга һәм саклану чараларын төгәл үтәргә кирәк.
Нет комментариев