11 мартка һава торышы фаразы
Һава торышы

11 мартка һава торышы фаразы

11 мартта республикада болытлы һава торышы, ара-тирә аяз булуы көтелә.

Төнлә кар һәм урыны белән җепшек кар явуы ихтимал. Көндез кайбер районнарда кар, җепшек кар һәм аз гына явым-төшем фаразлана. Кайбер урыннарда бозлавык күзәтеләчәк, төнлә урыны белән буран булуы мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6–11 м/с, төнлә һәм иртән кайбер урыннарда 15–20 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы -14..-19˚, иртәнгә таба -9..-12˚ка кадәр күтәрелә. Көндез һаваның максималь температурасы -2..+1˚. Юлларда көчле бозлавык саклана, кайбер урыннарда аеруча көчле булуы мөмкин.


Нет комментариев