20 апрельдә температура рекорды күзәтелергә мөмкин
Һава торышы

20 апрельдә температура рекорды күзәтелергә мөмкин

Бу атна ахырында тәмам җәйгә күчеп бетәргә охшап торабыз. 18 апрельдән көннәр гадәттәгедән ныграк җылыта башлый, 20 апрельгә синоптиклар +25 градус җылы вәгъдә итә.

17 апрель, төнлә һәм көннең беренче яртысында яңгыр көтелми. Көннең икенче яртысында һәм кичен яңгыр атмосфера фронты якынлаша. Төнлә һава температурасы +1 - +6 градус, ә көндез җылыта +16 - +21градус;

 18 апрельдә яңгыр дәвам итәчәк. Төнлә синоптиклар +8дән +13 градуска кадәр вәгъдә итә. Көндез термометр баганалары +18 - +23 градусны күрсәтә;

Алдан фаразланганча, 19 апрельдә явым-төшем көтелми;

20 апрельдә урыны белән бераз яңгыр ява. Температура фоны +20 - +25 градус. Бу көннәрдә температура рекорды күзәтелергә мөмкин.

 


Нет комментариев