Бүген +20 градуска кадәр җылытачак
Һава торышы

Бүген +20 градуска кадәр җылытачак

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2 апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.

 

Җил көньяк-көнчыгыштан, юнәлешен төньяк-көнчыгышка алыштыра, тизлеге секундына 5-10 метр, ә көндез кайбер районнарда тизлеге секундына 13 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0°С тан +5 градуска кадәр, ә көндез +15...+20 градуска кадәр җылыначак.

 

 


Нет комментариев