Актанышта бу атнада безне кояшлы көннәр һәм ун градуслы салкыннар көтә
Һава торышы

Актанышта бу атнада безне кояшлы көннәр һәм ун градуслы салкыннар көтә

Ноябрь ахыры сюрпризлары белән кинәндерә, узган атнада 6 градус җылы көннәре белән истә калса, бу атнада чын-чынлап салкын һава торышы көтелә.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы районнары- Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе,
Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округында бүген 26 ноябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка таба секундына 4-9 метр тизлектә исә. Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8 градус. Көндез максималь температура -2..-4 градус.

Синоптиклар Актанышта атна уртасында төнлә белән 10 градус салкын булачагын фаразлыйлар. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

 


Нет комментариев