Актанышта яшенле, яңгырлы давыл агачларны аударган
Һава торышы

Актанышта яшенле, яңгырлы давыл агачларны аударган

Татарстанда игълан ителгән шторм кисәтүе чынга ашты. Куркыныч төсмерле болытлар ике минут дигәндә Актанышны томалап алды, көчле җил башланды, аңа эре бөртекле яңгыр кушылды.

Көчле җил Актаныштагы Пионер һәм Комсомол урамнарындагы биек һәм киң ябалдашлы агачларны аударган. Алар юлга аркылы төшкәннәр.

Яңгырлар афәтләрсез, бәла-казаларсыз гына үтеп китсен.


Нет комментариев