Алдагы атнада 28 градус эссе булачак
Һава торышы

Алдагы атнада 28 градус эссе булачак

Татарстанда язның соңгы аенда гадәти булмаган эсселек көтелә.

 Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге сайтындагы мәгълүматлардан күренә, дип яза https://kazanfirst.ru.

«Эссе һава торышы киләсе атнада булачак, купальниклар әзерләгез», – диелә бу хәбәрдә.

Якындагы көннәрдә безнең төбәк өчен гадәти һәм уңайлы һава торышы була. 23 май, җомга көнне, көндез һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак. Яңгырлар көтелми. Төнлә +3..+8 градус була.

24 май, шимбә көнне, атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар ява. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус, көндез +15..+20 градус була.

25 май, якшәмбе көнне, антициклон йогынтысында республикада зур яңгырлар фаразланмый. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +17..+22 градус була.

Киләсе эш атнасының беренче көнендә, 26 майда, инде шактый җылы булачак – синоптиклар +25 градуска кадәр температура вәгъдә итә.

Сишәмбе көнне термометр баганалары +28 градуска кадәр күтәрелер, дип көтелә. Бу чорда яңгыр яву ихтималы аз, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/kupalnik-azerlagez-maida-anomal-esselek-kotela-5873133 


Нет комментариев