Август тулысынча җылы булачак, дип вәгъдә итә метеорологлар.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, августта Татарстанда уртача айлык һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булыр, дип көтелә. Татарстанда август ае аномаль эсселектән башланды. Республиканың көньяк перифериясендә урнашкан киң антициклон аркасында эссе һәм коры һава торышы урнашты.
Нет комментариев