Җомга көнне, 8 августта, Татарстанда яңгырлар, көндез һәм кичен – көчле яңгырлар, ә кайбер районнарда яшен һәм хәтта боз явуы көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, иртән урыны белән томан булырга мөмкин.
Җил көнбатыштан, 6-11 м/с тизлектә төньяк-көнбатыштан булыр дип фаразлана, әмма урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр, ә яшен вакытында – 15-20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Республикада һава теипературасы көндез +22 – +27 градус булачак.
Нет комментариев