Бүген Татарстанда томан һәм яңгыр көтелә
Һава торышы

Бүген Татарстанда томан һәм яңгыр көтелә

23 октябрьдә Татарстан Республикасында болытлы һава торышы саклана. Иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Урыны белән яңгыр явачак.

Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлек белән исә. Һава температурасы +4 тән +9 градуска кадәр җылы була.

Чыганак


Нет комментариев