Бүгенге эсседә шторм кисәтүе игълан ителде
Һава торышы

Бүгенге эсседә шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан территориясендә шторм кисәтүен 11 июльдә 14:00 дән 21:00 гә кадәр ТР Гидрометеоүзәге игълан итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бүген республикада, Казанны да кертеп, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәя.

Җил тизлеге 24 м/ска җитәчәк. Моннан тыш көчле яңгыр, локаль урында боз көтелә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда тиз арада килеп, вакытлы гына көчле яшенле яңгыр явып узды. Чыганак

 


Нет комментариев