23 гыйнварда төнлә һава температурасы -21..-26 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгыш районнарда -32°ка кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -17..-22° булыр дип фаразлана, көнчыгыш районнарда -25°ка кадәр.
24-25 гыйнварда төнге салкыннар -25..-30° кә кадәр көчәячәк, урыны белән -35° булыр дип көтелә. Көндез -18..-24°тән югары булмаячак.
Дүшәмбе көнне, 26 гыйнварда, коры, салкын һава торышы сакланачак. Төнлә минималь температура -23..-28°, урыны белән -32°гә җитәчәк, көндез -12..-17° көтелә.
Шул уңайдан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны сак булырга чакыра!
Нет комментариев