Иртәгә районыбызның кайбер авылларында яңгыр яву ихтималы бар
Һава торышы

Иртәгә районыбызның кайбер авылларында яңгыр яву ихтималы бар

Иртәгә, 3 ноябрьдә Актанышта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә һәм иртә белән яңгыр, аерым урыннарда томан төшү ихтималы зур. Көндезен кайбер авылларда яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан көнбатышка таба борылып секундына 7- 12, урыны белән 15 метр тизлектә исәчәк. Синоптиклар төнлә һәм көндез +6..+9˚ җылы вәгъдә итә.

 Һава торышы турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе юллады.


Нет комментариев