Киләсе атнада Татарстанда аномаль җылы көннәрне чын кышкы салкыннар алыштырачак
Һава торышы

Киләсе атнада Татарстанда аномаль җылы көннәрне чын кышкы салкыннар алыштырачак

Бүген, 5 декабрьдә, Татарстанда берничә көн дәвам иткән аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.

 

Республика күге күбесенчә болытлы, вакыт-вакыт ачылып китәчәк. Аерым районнарда, шул исәптән Казанда да,  явым-төшем көтелә: юеш кар, пыскак яңгыр булуы ихтимал. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда әле дә сакланыр дип фаразлана.

Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлештән исәчәк, тизлеге – секундына 5–10 метр. Юлларда аерым участокларда бозлавык барлыкка килүе мөмкин.

Төнге салкыннардан соң, көндез һава температурасы -2…+2 градус булачак, Казанда исә -1…+1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологлар фаразлавынча, киләсе атнада Татарстанда аномаль җылы көннәрне чын кышкы салкыннар алыштырачак.


Нет комментариев