Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте
Татарстанда майның икенче декадасында һаваның уртача температурасы климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
11-20 майда климатик норма республикада +13,4 градус, ә Казанда +13,6 градус тәшкил итә. Шулай итеп, уртача температура +17,4 һәм +17,6 градус булачак.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда җәйгечә җылы 8 майга кадәр генә сакланачак, дип хәбәр иткән иде. Моңарчы синоптиклар май аенда республика территориясендә һава торышы аномалияләре булачагын көтмәде.
Нет комментариев