Салкыннар дәвам итә
Һава торышы

Салкыннар дәвам итә

Татарстанда бу атнада да салкыннар дәвам итә. Бүген Актанышның үзендә -28 градус булды, Иске Байсарда термометрның терекөмеш баганасы 38 градуска кадәр төшкән.

Аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Җилнең тизлеге секундына 3-8 метр.

Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -24°... -29 ° тәшкил итәчәк, аязганда -33°ка кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -16°...-21°.

Республика юлларында бозлавык фаразлана.

Ә сезнең җирлектә ничә градус салкын, языгыз әле!


Нет комментариев