Һава торышы

Татарстанда бүген яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, урыны белән яңгырлар явачак.

Җил көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән көндез 15 метрга кадәр көчәя.

Термометр баганалары +7...+12 градус күрсәтәчәк.

Чыганак


Нет комментариев