Татарстанда җил, яңгыр һәм салкыннар көтелә
Һава торышы

Татарстанда җил, яңгыр һәм салкыннар көтелә

Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә явым-төшем көтелми, урыны белән – 2 градуска кадәр салкын булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы 0 ..+5 градус, көндез термометр баганалары +8...+13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак


Нет комментариев