Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанда болытлы, яңгырлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә ява башлаган яңгыр көндез дәвам итәчәк, урыны-урыны белән көчле яңгырлар көтелә.
Көчле җил була, тизлеге секундына 6-11 метр. Кайбер урыннарда тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк (ләкин Казанда түгел).
Нет комментариев