Җылы һава торышы белән саубуллашабыз: тәгәрмәчләрне алыштырырга вакыт
Һава торышы

Җылы һава торышы белән саубуллашабыз: тәгәрмәчләрне алыштырырга вакыт

Бүген Актанышыбызда һава торышы кышка таба борылыш алды. Төнлә кар төшкән иде, иртәнгә эреп бетте анысы.

Синоптиклар атна эчендә температураның 7 градустан артык җылытмавы турында хәбәр итә. Әйтик, хәзерге вакытта температура 2 градус җылы. Көн болытлы, җил көньяк -көнчыгыштан секундына 6,8 метр тизлектә исә.

Машина йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчләрдән тизрәк кышкысына күчәргә киңәш итәбез. Юлларда сак булыгыз!


Нет комментариев