Ак томаннар арыш кырларында Тыныч кына изрәп ятканда, Җырлар белән таңны уятырга Сандугачлар канат какканда, Аяз күктән кара болыт булып, Фашист козгыннары килделәр.
Ут һәм үлем чәчеп улый-улый
Ил өстендә очып йөрделәр.
Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән
Дошманына халкым ташланды.
Азатлыгы өчен туган илнең
Авыр көрәш җирдә башланды.
Нет комментариев