Татарстанда республикадан читтә татар телен үстерү инициативаларына ярдәм итү өчен грантлар булдырылды.
ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Грант күләме 100 мең сум тәшкил итә. Ул ел саен биш инициативага биреләчәк. Бу акчага Татарстаннан читтә татар телен үстерүгә юнәлдерелгән мәдәни чаралар үткәрелергә яисә китаплар һәм мәкаләләр бастырылырга тиеш. Инициативаның грант биреләчәк елның 30 декабреннән дә соңга калмыйча нәтиҗәгә ирешүе шарт. Грантка өч елдан артыграк эш тәҗрибәсе булган, «Татар теле һәм әдәбияты» профиле буенча эшләүче дипломлы педагоглар дәгъва итә ала.
Нет комментариев