Июль аенда махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм китәчәк. «Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан «Без бергә» волонтерлар фонды солдатларыбызга кирәкле әйберләрнең исемлеген куйды.
Сугышчыларга
- носки (41-45 размер),
- эчке кием (48-54),
- җәйге эш перчаткалары,
- футболкалар (48-54 р),
- термокиемнәр (48-54 р),
- трико (48-54 р),
- бит сөртергә тастымаллар,
- юеш салфетка һәм тастымаллар,
- газ баллоннары,
- туалет кәгазьләре,
- теш чистарту элексирлары,
- ирләр өчен шампунь,
- резина шлепанцылар кирәк.
Хөрмәтле райондашлар! Ватаныбыз сагына үз гомерләрен куркыныч астына куеп неонацистларга каршы көрәшүче батырларыбызга ярдәм итик. Җиңү көнен якынайтуда үзебездән өлеш кертик, намусыбыз чиста булсын!
Ярдәмнәрегезне 08:00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр "Яшьлек" яшьләр үзәгенә китерегез. Төшке ял вакыты 11:00-13:00 сәгатьләрдә. Шимбә, якшәмбе ял көне.
Нет комментариев