Бүген, 10 декабрьдә Актаныш районында 25 нче ел “Игелек марафоны” уза. Чирек гасыр изге күңелле, мәрхәмәтле күңелле кешеләр сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ихластан ярдәм кулы суза.
Оешма-предприятиеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, эшмәкәрләр, шәхси затлар- беркем дә бу хәйрия чарасыннан читтә калмый.
Бүген, “Игелек марафоны”нда җыелган акчалар авыр тормыш ситуациясендә калган, авыру балаларга, яшьләргә, урта яшьтәге кешеләргә, өлкәннәргә дәвалану өчен тотылачак.
Нет комментариев