«Көзге игелек атнасы»нда Яңа Әлем мәктәбендә ярминкә үткәргәннәр.
Укучылар ярминкәдә үз көчләре һәм әти-әниләре ярдәмендә ясаган кул эшләрен, өйдә пешереп алып килгән тәм-томнарын сатканнар. Әлеге игелекле гамәлне директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Айсылу Шакирова оештырган. Аның тәкъдимен мәктәп дирекциясе, сыйныф җитәкчеләре хуплап алган.
Ярминкәдән кергән акчаларга дарулар, башка медицина кирәк-яраклары сатып алганнар. Әлеге медикаментларны махсус хәрби операциядә яраланган якташларыбыз дәвалана торган госпитальләргә озатканнар.

Нет комментариев