Изге рамазан аенда җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләре оештыру бик күркәм, игелекле гамәл. Казандагы «Актаныш якташлык җәмгыяте» җитәкчесе Вәсим Вахитов ел саен туган ягыбызга кайтып матур очрашу- ифтар үткәрә. Быелгы ураза аенда да әлеге традициягә тугры калып Вәсим Хуҗаҗан улы «Җәмигъ » мәчетендә мәҗлес уздырды.
Ифтар мәҗлесендә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, имам-мөхтәсиб Руслан Мортазин, дин әһелләре, башка райондашларыбыз катнашты.
Мәҗлес бик күңелле, тәрбияви нәсыйхатләр белән үрелеп барды. Җиткчеләр ифтарда катнашучылар исеменнән Вәсим Вахитовка олы рәхмәтләрен белдерде. Кылган игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!
Айнур Гыймадиев фотолары
Нет комментариев