«Ихлас гамәл»дән корбан ите килеп алыгыз!
Игелекле Актаныш

«Ихлас гамәл»дән корбан ите килеп алыгыз!

Кадерле райондашлар!

 

Корбан гаете мөбарәк булып узып та китте. Күп кенә кардәшләребез корбан чалды. Аллаһы Тәгалә аларның изге гамәлләрен кабул итсен!

Корбан чалдырган райондашларыбыз корбан итенең бер өлешен «Ихлас гамәл» үзәгенә китерде. Бу хәләл ризык – аз керемле, күп балалы, авыр тормышлы гаиләләр, инвалидлар, тол хатыннар һәм ятимнәр өчен. Әгәр әле корбан итеннән авыз итәргә өлгермәсәгез, безнең үзәккә-  "Ихлас гамәл"гә мөрәҗәгать итегез!

Адресыбыз: Актаныш авылы, Советская урамы, 22 йорт, Җәмигъ мәчете янында.
Эш көннәре: дүшәмбедән җомгага кадәр, сәгать 9.00–15.00 (төшке ялсыз).

Игелекле булыйк, ярдәмгә мохтаҗларны онытмыйк!


Нет комментариев