Куян авылы халкы махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга даими ярдәм итеп килә. авылның хатын-кызлары даими төстә токмач кисү өмәләрендә катнаша.
Менә алар тагын эштән кайткач, клубка җыелды. Авыл кешеләре китергә йомырка, оннан камыр басып бик күп итеп җәемнәр җәйделәр, аннан нечкә генә токмачлар кистеләр.

Егетләребезгә ярдәм йөзеннән авылыбызның уңган- булган, җитез кызлары, апалары белән өй токмачлары кисеп, әзерләп куйдык. Якташларыбызга ризык булсын!
Кызларга, апаларга, үз игелекләре үзләренә кайтсын, рәхмәтләр яусын! Безнең теләгебез – тизрәк сугышлар бетеп, тынычлык урнашсын иде, - дип бу хакта хәбәр итте Куян клуб мөдире Роза Хәбетдинова.
Нет комментариев