Яңа елны һәрберебез якты өметләр, теләкләр белән көтеп ала. Аеруча балалар Яңа ел могҗизасына ышана.
Әтиләрен, гаилә башлыкларын махсус хәрби операциягә озаткан кызлар, малайлар Кыш бабайдан якын кешеләренең тизрәк өйгә кайтаруын үтенеп хатлар яза. Саф күңелле балаларны боегудан аралар өчен ак сакаллы, көр тавышлы бабакайның өйгә атлап керүе дә күңелдә якты өметләр уята. 
Бүген Иске Байсар авылыннан сугышка киткән дүрт гаиләнең йортына әнә шундый тылсымлы Яңа ел кунаклары килде. Кыш бабай белән Кар кызы 8 балага күчтәнәчләр тапшырды, балаларны шигырьләр сөйләтеп, җырлар җырлатып мактау сүзләрен әйттеләр.
Тәмле күчтәнәчләрне Иске Байсар авыл җирлеге һәм район социаль яклау бүлеге юллаган иде. 
- Дөньяларыбыз тыныч - имин, күкләребез аяз булсын иде!- ди әлеге чараны оештыручыларның берсе, Иске Байсар авыл мәдәният йорты директоры, Кар кызы Фәнзилә Хәйриева.
Нет комментариев