Районыбызның сәламәтлекләре чикләнгән кешеләренең тормышны яратуларына, башкаларга ярдәм итәргә атлыгып торуларына бик еш гаҗәпкә калабыз.
Авырлыклар аша сыналгангамы, алар таза-сау кешеләргә караганда тизрәк булышырга ашыга. Әле күптән түгел генә җирлекләрдәге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре махсус хәрби операциядәге якташларыбызга күчтәнәчкә чәй сатып алып юллыйлар.
- Безнең Яңа Әлем авылындагы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасикова волонтер да булып тора. Ул СВОдагыларга нәрсә кирәк икәнен бик яхшы белә. "Шах" чәен кайтартырга булгач, беркем дә каршы килмәде. Кемдер 1 мең, кемдер 500 сум акча бирде. Ә Иске Байсар авылының инвалидлар берлеге рәисе Рәсимә апа Хашимова
2 мең сумлык медикаментлар- йод, авыртуны баса торган һәм башка төр дарулар биреп җибәрде,- ди район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.
"Без- бергә!" волонтерлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Иделбаева әлеге ярдәмгә олы рәхмәтләрен җиткерде:
Үзләре дә мохтаҗ кешеләр егетләребезне игътибарсыз калдырмадылар. Үрнәк алыйк алардан. Таш бәгырьле булмыйк! Бердәмлектә көч!- дип язды ул бу хакта телеграммдагы төркемдә.
2 мең сумлык медикаментлар- йод, авыртуны баса торган һәм башка төр дарулар биреп җибәрде,- ди район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.
Нет комментариев