Актанышның «Пар балдаклар» паркында 3 июльдә 17: 00 сәгатьтә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантана узачак.
Программада 50, 55 һәм хәтта 60 ел бергә яшәгән 14 парны хөрмәтләү булачак. Мәхәббәт, сабырлык һәм тугрылыкның чын үрнәге булган парыбызга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылачак.
Бу гаиләләрнең илһамландыргыч тарихлары белән танышу, игелек атмосферасы белән ләззәтләнү һәм озак еллар бәхетле яшәргә өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.
Нет комментариев