Актаныштагы көзге ярминкәләрне башка шәһәр-район сәүдәгәрләре дә көтеп ала
Ишеттегезме әле?

Актаныштагы көзге ярминкәләрне башка шәһәр-район сәүдәгәрләре дә көтеп ала

Көзге уңыш ярминкәсендә Актанышта җитештерелгән ит-сөт продукциясе, ак май, сыр эшләнмәләре, фермерлар үстергән кәбестә дә сатылды. Актаныш ярминкәсен башка шәһәр-район сәүдәгәрләре дә көтеп ала. Бүгенге ярминкәгә дә кунакларыбыз бай товар белән килгәннәр.

 Әгерҗе районыннан, Башкортостанның Борай, Дүртөйле районнарыннан, Нефтекамск шәһәреннән килгән эшмәкәрләрнең сәүдә өстәлләренә ит-сөттән җитештерелгән берсеннән берсе авыз суларын китерердәй эшләнмәләр тезелеп тора.


Нет комментариев