Физик культура укытучыларын бер миллион көтә
Ишеттегезме әле?

Физик культура укытучыларын бер миллион көтә

Татарстан Министрлар Кабинеты халык саны 50 меңгә кадәрге бистә-шәһәрләргә күченеп кайткан физик культура һәм спорт хезмәткәрләренә бер тапкыр компенсация түләү тәртибен раслаган.

Бу хактагы карар хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган. Түләү күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Акча югары яки урта һөнәри белемгә ия булучы белгечләргә бер тапкыр бирелә. Шарты  – вакантлы эш урыннары исемлегенә кертелгән вазыйфа буенча тулы ставкага эшкә урнашу.


Нет комментариев