2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан халкы газның бер кубометры өчен 8,55 сум түләячәк. Ә инде 1 октябрьдән тариф 9,28 сумга кадәр күтәреләчәк. Әлеге карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Автоном җылыту системасы булган йортларда газ куллану нормасы — җылытыла торган мәйданның һәр квадрат метрына 8,5 кубометр. Аерым мунчалар өчен норма бинаның күләме буенча — һәр кубометрга 3,72 кубометр газ, ә теплицалар өчен — һәр квадрат метрга 4,55 кубометр тәшкил итә.
Нет комментариев